Мичән төп мәктәбе укучылары депутат белән очрашты.

2024 елның 25 октябре, җомга

25 нче октябрь көнне Мичән авыл җирлеге депутаты Гараев Айзат Әхмәтгали улы  Мичән төп мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул 7-9 сыйныф, һәм 1-6 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча халык программасының "Үсеш икътисады темасына дәрес үткәрде.

      Чара нәтиҗәле, кызыклы булды, укучыларда финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм дөрес караш принципларын формалаштыруга ярдәм итте. Дәрес мәгълүматка бай: сорау- җаваплар белән үрелеп барды. Дәрес барышында укучылар бик күп файдалы мәгълүмат һәм гамәли финанс киңәшләр алдылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International