90 яшьлек юбилей!

2024 елның 25 октябре, җомга

Туктар авылында тормыш итүче Әхмәтҗанова Каюма Мотигулла кызы 24 октябрь көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин һәм Саба районы кулланучылар оешмалары берлеге вәкиле Йолдыз Галиева котладылар. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Каюма Мотигулла кызына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Әхмәтҗанова Каюма Мотыйгулла кызы 1934 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Саба районының Туктар авылында Мотыйгулла белән Нәгыймәнең өч кызыннан икенчесе булып дөньяга килә. Аның әнисе 1950 елда 46 яшендә вафат була. Бәхеткә каршы, Каюма апаның үги әнисе Корбанбикә апа яхшы кеше була, һәм аңарга ятимлек ачысын татырга туры килми. Каюма апа Килдебәк мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Сабада бер еллык бухгалтерлык курсларын тәмамлаган. Казанда бер ел төзелештә эшләгәннән соң Мәскәүгә китә. Тимер юлда биш ел эшләгәннән соң, авылга кайтып, авыл кибетеннә сатучы булып эшкә урнаша. 1958 елда Мәхәмәтхан абыйга кияүгә чыга һәм аларның 4 баласы туа. Олы улы Газинур Иркутск өлкәсендә яши. Кызлары Резидә, уллары Илсур туган авылларында үз гаиләләре белән яшиләр. Ә Каюма апа кече улы Рәфис белән яши. Каюма Мотыйгулла кызы лаеклы ялга чыкканчы 32 ел сәүдә өлкәсендә эшләгән. Бүгенгесе көндә Каюма апа авылдашлары өчен үрнәк булып тора һәм балаларының, 7 оныгының, 9 оныкчыгының яратуын һәм кайгыртуын тоеп, сөенеп тормыш итә.

Юбилярга һәм аның якыннарына бәхет, нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International