Президент уеннары

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

     27-29нчы май көннәрендә Бөгелмә  шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент уеннары”ның региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын Саба гимназиясе укучылары яклады.

Укучылар һәр спорт төрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар һәм гомумкоманда зачетында Саба гимназиясе беренче урынга лаек булды.  Аларны чын күңелдән котлыйбыз! «Саба гимназиясе» командасына ярышның Россия этабында да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International