«Вакытлы матбугат планетасы» исемле мәгълүмат көне

2024 елның 27 октябре, якшәмбе

26 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Вакытлы матбугат планетасы» исемле мәгълүмат көне үткәрделәр. Балаларны беренче газета-журналларның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Китапханәче балалар өчен популяр булган «Салават күпере», «Сабантуй», «Ежик», «Ялкын» һәм башка журналлар турында сөйләде. Журналлардан төрле темаларга кызыклы мәгълүматләр алырга һәм ял итүне файдалы итеп үткәрергә, төрле илләргә сәяхәт итәргә, табигать турында күбрәк белергә мөмкин. Ә ачык рәсемнәр, материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International