1925 елның 15 октябрендә Мәгъсүм ага Насыйбуллинга 100 яшь булыр иде! Ул күп санлы әсәрләре белән татар әдәбиятының детектив жанрын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле татар язучысы. ..."Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату'. "Алтын алка", Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел"... Җитмешенче-сиксәненче елларда зур-зур тиражлар белән басылып чыккан бу китапларны укымаган татар кешесе калдымы икән? Язучыны искә алып, 23 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен “Детективлар остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара ахырында китап укучыларыбыз күргәзмәдәге китапларны укырга алдылар.