Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Шәмәрдән «Үсеш» лицее белән берлектә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле стартлар оештырды.

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Шәмәрдән «Үсеш» лицее белән берлектә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле стартлар оештырды.

Балалар эстафеталарда һәм мавыктыргыч ярышларда катнашып көчләрен сынадылар һәм күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга дипломнар һәм символик бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар команда рухын ныгыта, спортка мәхәббәт тәрбияли, иң җылы истәлекләр тудыра. Алда балаларны күңелле җәй көтә. Аларга хәвеф-хәтәрсез матур яллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International