6 нчы ноябрь көнне безнең балалар йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Аның максаты – балаларга республиканың төп законы, аның әһәмияте һәм төп принциплары турында аңлаешлы һәм кызыклы формада сөйләү. Тәрбияләнүчеләр өчен республиканың төп законы турында белем бирүче сөйләшүләр, Татарстан тарихы һәм символларын белүгә багышланган кызыклы викториналар, шулай ук иҗади мастер-класслар оештырылды. Чара балаларга яңа белемнәр генә түгел, ә күп кенә уңай эмоцияләр кичерергә ярдәм итте. Аларда туган ягыбызга горурлык хисен ныгытты.