Корбан гаете мөбарәк булсын!

2026 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Барыгызны да изге бәйрәмебез белән тәбрик итәбез!

Корбан бәйрәме ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, яхшы эшләргә, изгелек кылуга рухландырсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен.

Барыгызга да имин тормыш, сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International