Корбан бәйрәме-мөселманнарның корбан чалу бәйрәме, ул Мәккәгә хаҗ кылуның тәмамлануын билгели. Бу көнне дин тотучылар тәһарәт алалар, чиста кием кияләр, мәчеткә бәйрәм намазына баралар, аннары хайванны корбанга китерәләр һәм мохтаҗларны сыйлыйлар.
Якты Корбан бәйрәме белән! Бу көнне иманның ныгуын, йөрәкнең игелекле булып калуын, ә һәр гамәлнең яхшылыкка юнәлдерелүен телибез.