Бүген Эзмә урта мәктәбендә, районның барлык мәктәпләрендәге кебек үк, “Соңгы кыңгырау” тантанасы узды. Бу көн – мәктәп тормышы белән хушлашу һәм зур тормышка аяк басу мизгеле. Соңгы кыңгырау – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки мәктәп еллары артта кала, ә алда – яңа юллар, яңа мөмкинлекләр. Бүген сезнең тормыш китабыгызның бер гүзәл бүлеге тәмамлана. Мәктәп еллары артта кала, ә алда – яңа, әлегә билгесез, әмма шулкадәр мавыктыргыч офыклар ачыла. Сезне җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары көтә. Ышанабыз, тырышлыгыгыз, белемегез сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәр. Имтиханнардан соң исә сезне яңа тормыш этабы – студент еллары каршы ала. Бу – яңа дуслар, кызыклы белемнәр, мөстәкыйльлек чоры. Сез үз юлыгызны сайлап, киләчәгегезне билгеләячәксез. Сез – безнең киләчәгебез! Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Ак юллар, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез. Хыялларыгыз тормышка ашсын, максатларыгызга ирешегез хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!