Спорт нардалары буенча халыкара турнир - «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы 2026»

2026 елның 26 мае, сишәмбе

20-23 май көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда спорт нардалары буенча халыкара турнир - «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы 2026»узды!
Турнирда илебезнең һәм чит илләрнең бик күп танылган спортчылары катнашты, шул исәптән Тобиас Хельваг (Германия), Айкут Узел (Төркия), Танака Тацуи, Мичихито Кагеяма һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Масаюки Мочизуки (Япония)!!!
Шулай ук «Раиса Кубогы 2026» кысаларында ике яшь категориясендә ике зур балалар турниры узды. 12 призлы урынның 10ын яулаган Байлар Сабасы яшьләре безнең горурлыгыбыз!
Балалар турниры нәтиҗәләре:

Озын нардлар:
7-11 яшьлек балалар:
1 нче урын-Галимуллин Данияр (Б. Сабасы)
2 нче урын -Вахитов Бәхтияр (Б. Сабасы) 
3 нче урын-Мөхәммәтова Сафия (Б. Сабасы)

12-17 яшьлек балалар:
1 нче урын- Кәримуллина Камилла (Б. Сабасы) 
2 нче урын-Фазылов Илназ (Б. Сабасы)
3нче урын- Рейш Алена (Мәскәү өлкәсе)

Кыска нардлар:

7-11 яшьлек балалар:
1 нче урын-Галимуллин Данияр (Б. Сабасы)
2 нче урын- Вахитов Бәхтияр (Б. Сабасы)
3 нче урын- Роганов Эрик (Ивановск өлк.)

12-17 яшьлек балалар:
1 нче урын- Фазылов Илназ(Б. Сабасы)
2 нче урын- Дәүләтшин Азамат (Б. Сабасы)
3 нче урын- Камалдинов Раяз (Б. Сабасы)

Раиса кубогын уздыру чорында ике тапкыр дөнья чемпионы Масаюки Мочизуки безнең балалар өчен берничә мастер-класс бирде һәм безнең егетләр белән 5 күрсәтмә матч үткәрде! Уенның танылган грандмастерын Кәримуллина Камиллага җиңәргә насыйп булды, грандмастер җиңүчегә шәхси автографлы кепка бүләк итте!!!

Шулай ук кичә генә нардлар буенча балалар-яшүсмерләр онлайн дөнья чемпионаты нәтиҗәләре билгеле булды! Ярты ел дәвамында узган турнир нәтиҗәләре буенча күп кенә Россиякүләм турнирларның триумфаторы Камилла Кәримуллина Дөнья вице-чемпионы булды! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International