Саба урта мәктәбе каршындагы мәктәп яны лагерьларында махсус хәрби операциясендә катнашучы Галимуллин Зөлфәт Илнур улы белән әһәмиятле очрашу булды. Ул балаларга ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләде, үзенең тәэсирләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. Очрашуда катнашучылар бик күп сораулар бирделәр, аларга Галимуллин Зөлфәт рәхәтләнеп җавап бирде. Мондый чаралар яшьләрдә үз иле өчен горурлык хисе һәм аның мәнфәгатьләрен яклаучыларга хөрмәт уята.