Яшел фитнес. Татарстанда җәй!

2026 елның 16 июне, сишәмбе

"Олимп" паркында "Татарстанда җәй" республика акциясе кысаларында "Яшел фитнес" бушлай тренировкасы узды! ☀ 🌱
Республика җитәкчелеге инициативасы белән 1 июньдә башланган "Татарстанда җәй" проекты үз эшен 2026 елда ңда дәвам итә. Максаты - төбәктә ял итүне популярлаштыру, эчке туризмны үстерү һәм җәмәгать киңлекләренең потенциалын мөмкин кадәр файдалану.

Проектның рәсми сайты - leto.tatar. Анда төрле форматтагы чаралар: спорт турнирлары һәм фестивальләр, концертлар һәм күргәзмәләр, халык бәйрәмнәре, балалар һәм гаилә бәйрәмнәре, күршелек бәйрәмнәре афишасы бастырылды.

Район халкы һәм кунаклары вакытларын сәламәтлек өчен файдалы үткәрде, энергия һәм яхшы кәеф белән зарядланды. 

 Тәҗрибәле тренер Диләрә Фердинанд кызы һәркемгә актив булырга ярдәм итте, матур көй астында саф һавада күнегүләр комплексы һәм ахырда мускулларны җиңеләйтү өчен флешмоб үткәрде.

 Бу күңелле атмосферага якын тирә олылар да, балалар да рәхәтләнеп кушылды.
Без күпме кешенең сәламәт һәм актив яшәү рәвешен сайлавын күреп куанабыз.
#ЛетовТатарстан #Айдагулять #фитнеснасвежвоздухе #яшелфитнес #летовСабах #бассейнсаба #спорт #сәламәтлек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International