Сабантуй үткәрү өчен бүләкләр җыю

2026 елның 26 мае, сишәмбе

       Сабантуй - халык бәйрәме,  матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.  

    Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре, авыл алдынгылары , мәдәният хезмәткәрләре Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә   узды.

    Шаян җырлар, биюләр тынып тормады. Халык мәдәнияте  онытылмавын күрү бик куанычлы булды.  Кыр батырлары һәм Сабантуй ярышларында җиңүчеләр өчен төрледән –төрле  бүләкләр тапшырдылар.

    Милли һәм хәрби киемнәрдә , 2026 нче  ел Татарстанстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына туры китереп оештырылган күргәзмәләр искиткеч  иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International