26 май көнне Мичән төп мәктәбендә 4 нче һәм 9 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Аларның бу истәлекле көннәренә янгын сүндерү идарәсе җитәкчесе Закиров Ильдар Газизулла улы, РОО дан программист Мусин Дилюс Бахрам улы, Мичән авылы башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, ООО Сабаның “Мичән” филиалы директоры Шәймәрданов Рамиль Рафыйк улы катнаштылар. Бәйрәмне мәктәп директоры Шайхлисламов Булат Фәнит улы башлап җибәрде һәм килгән кунаклар белән таныштырып аларга сүз бирде. Алар укучыларга тормышта үз юлларын табарга, максатка ирешү өчен тырышлык кирәклеген аңлаттылар, укучыларга ак юллар теләделәр. Быел 9 сыйныфны 6 укучы тәмамлый. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Шулай ук 4 сыйныф укучыларының да башлангыч сыйныф укытучыларына әйтәсе рәхмәт сүзләре бар иде. Бәйрәм оешкан төстә, бик җанлы үтте.