ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен — бердәмлекне, күптөрлелекне һәм ирекне символлаштырган бәйрәмне билгеләп үтә. Бу мөһим вакыйга, ул балаларга илнең бай тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында белергә ярдәм итә. 1 ноябрь көнне Язлы Арташ авыл мәдәният йорты Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә «Халыклар күп, ил бер» дигән әдәби викторина үткәрде. Балаларны Халыклар бердәмлеге көне тарихы белән таныштырдылар, бу көнне Кенәз Дмитрий Пожарский һәм һөнәрче Кузьма Минин җитәкләгән халык ополчениесе, берләшеп, туган җирләрен чит ил илбасарларыннан азат итүләре турында сөйләделәр. Чара барышында балалар Россия турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бердәмлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Китап күргәзмәсендә балаларга Россия тарихы буенча яңалыклар күрсәтелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

Ура! Каникуллар!  Һәр мәктәп укучысы каникулны түземсезлек белән көтеп ала.  31 октябрь көнне «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары биатлон тренерлары Шакирҗанов Д.М. белән берлектә боз сараенда, бау паркында һәм уен зонасында булдылар.

Күңелле музыка һәм күтәренке кәеф, дусларның булуы балаларга бозда һәм уен симуляторларында ышаныч өстәде. Мондый сәяхәтләр сәламәтлекне ныгыта, сәламәт яшәү рәвешенә күнектерә, физик сыйфатларын һәм күнекмәләрен үстерә, ә иң мөһиме, балаларны һәм тренерларны якынайта, үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек атмосферасы тудыра. 

Балалар вакытларын файдалы уздырдылар, күп эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алдылар. 

Тэги: ОДМС

2025 елның 1 ноябрь көнендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында стендка ату буенча Беренчелек узды.

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Исаев Әмир

2 урын – Кәримов Эмиль

3 урын – Кашапов Марсель

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: ОДМС

5 ноябрь көнне Олы Арташ авылыннан Тимурханова Флера Гаптриевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәрләмов һәм Олы Арташ мәктәбе директоры Илнур Гайбадуллин котладылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! 90 ел-ул вакыйгалар, казанышлар һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә белән тулы гаять зур тормыш юлы.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

6 ноябрь Татарстан Республикасы халкы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә.

33 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, ул республика Югары Советының XII сессиясендә расланган иде. Әлеге мөһим хокукый документны төзү төбәкнең сәяси системасы үсешендә сизелерлек роль уйнады.

Татарстан Конституциясе көне республикада яшәүче халыкларның тарихына, гореф-гадәтләренә һәм кыйммәтләренә хөрмәтне гәүдәләндерә. Төп канун Татарстанның күпмилләтле халкын хакимиятнең бердәнбер чыганагы итеп билгеләде, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген закон нигезендә ныгытты.

Әлеге бәйрәм алдыннан,5 октябрь көнне, Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Татарстан Конституциясе көне» темасына мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

4 ноябрьдә бөтен Россия "Халыклар бердәмлеге" көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.

Халыклар бердәмлеге көнен-балалар кечкенәдән белергә тиеш. Ул кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра.

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

дусның кулын алырбыз,

Зур илнең һәр әгъзасы,

Мин һәм син бергә булырбыз.

Барыгыз да әйләнә башлагыз-син минем дустым, мин синең дустың!

Бу юллар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында 2025 елның 5 ноябрендә «Саба балалар сэнгать мәктәбенең» рәсем һәм хореография бүлекләре укучылары белән үткәрелгән «Дуслык әйләнәсе» акциясенең девизы булды. Укытучылары Газизова Г. Р. һәм Мөбәрәкҗанова А. З. балалар белән   дуслыкның нәрсә икәнлеге, бөтен дөнья кешеләре үзара дус булсын, конфликтлар һәм сугышлар булмасын, илдә тынычлык, иминлек, бәхет хөкем сөрсен һәм бөтен халык бердәм гаилә булсын өчен ничек эшләргә икәнлеге турында фикер алыштылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына җәяүлеләр өчен күпер урнаштыру эше бара. Әлеге күпер халыкка Сабантуй үтә торган мәйданга чыгу һәм чишмәгә бару өчен зур уңайлык тудырачак. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яшьләр үзәген төзү: махсус җиһазларны чиста бизәү һәм монтажлау этабы

Тэги: окс ОКС

    Халыклар бердәмлеге көненә бездә "Россия - ул без"дигән темага чара узды. Балалар Россиянең күпмилләтле халкын берләштерүнең мөһимлеге, патриотизм һәм 1612 елгы халык ополчениесе батырлыгына нигезләнгән бәйрәмнең тарихы турында белү өчен презентация карадылар. Илнең күпмилләтле составы, дәүләт символикасы һәм бәйрәмнең әһәмияте турындагы викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында балаларда бәйрәм турында беренчел күзаллау, ватанпәрвәрлек һәм үз иленә хөрмәт хисе формалашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International