Безнең төбәкнең матур почмагы булган Олы Шыңар авыл җирлегендә иртәнге һава кошлар сайравы белән генә түгел, ә бердәм эш атмосферасы белән дә тулды. Җирлек башлыгы инициативасы белән тирә-юньдәге территорияләрне чистарту һәм тәртипкә китерү өчен зур өмә оештырылды. Бу инициатива халык арасында җанлы җавап тапты, ләкин җирле үзидарә хезмәткәрләренең актив позициясе аеруча зур танылу алды, алар, көндәлек эшләрне читкә куеп, уртак эшкә энтузиазм белән кушылдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шекше авыл җирлегендә өмәләр башланды. Шекше авыл җирлеге хезмәткәрләре урамнарны чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар. Алар җирлек территориясен төзекләндерүгә зур өлеш керттеләр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Яз җитү белән Курсабаш авыл җирлегендә төбәк юлларының юл кырыйларын чүп-чардан чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Өмә барышында пакетлар, шешәләр һәм башка чүп-чар җыелды. Әйләнә — тирә мохиткә сакчыл караш-ул безнең уртак бурычыбыз һәм уңайлы тормыш нигезе. Без бит монда яшибез, бу район — Безнең йортыбыз! Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм матурлыкны саклыйк!