Шекше авыл җирлегендә 18-20 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм партия исемлекләре буенча тавыш бирү булды. Сайлауларда 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар актив катнашты. Күп кенә халык өчен тавыш бирүдә катнашу үз төбәгенең һәм тулаем илебезнең киләчәге турында ихлас кайгырту чагылышына әверелде.
5 сентябрь көнне Шекше авылының сабантуй мәйданында 7 нче тапкыр региональ бәйрәм “Пчелотуй-2026” узды. Чарада катнашырга Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан, республикабыз районнарыннан умартачылар килде. Халык бал продукциясен татып карый, үзенә хуш килгәнен сайлап алды. Бәйрәм төрле күңел ачу уеннары, артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Мәйданда эстрада җырчылары Зәринә Хәсәншина, Илназар, Фәнзил чыгыш ясады.
1 сентябрь - яңа уку елы башлануны символлаштыручы бәйрәм. Бу көнне гадәттәгечә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үткәрелә, анда укучылар һәм аларның ата-аналары укытучыларны уку елы башлану белән котлыйлар, аларга чәчәкләр бүләк итәләр һәм бәйрәм чараларында катнашалар. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә Белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 68 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 2 укучы керде. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны котларга авыл җирлеге башлыгы, хакимият, мәгариф системасы һәм ҖЧ “Игенче” җәмгыяте вәкилләре килде.
Сәрдә торак пунктында үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре тәмамланды. Юл өслеген яңарту нәтиҗәсендә транспорт уңайлылыгы яхшырачак һәм торак пункт буенча хәрәкәт итү куркынычсызрак булачак. Юлларны ремонтлауны ҖЧ "Рамазан" җәмгыяте подряд оешмасы башкарды.
Алан-Елга торак пунктында үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре ахырына якынлашты. Юл өслеген яңарту нәтиҗәсендә транспорт уңайлылыгы яхшырачак һәм торак пункт буенча хәрәкәт итү куркынычсызрак булачак. Юлларны ремонтлауны ҖЧ "Рамазан" җәмгыяте подряд оешмасы башкарды.
Шекше торак пунктында үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре төгәлләнде. Юл өслеген яңарту нәтиҗәсендә транспорт уңайлылыгы яхшырачак һәм торак пункт буенча хәрәкәт итү куркынычсызрак булачак. Юлларны ремонтлауны ҖЧ "Рамазан" җәмгыяте подряд оешмасы башкарды.
Шекше авыл җирлеге командасы пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында авыл җирлеге ирләр командалары арасында зона этабында 2 урынны яулады. Безнең команданы яшь спортчылар Гыйбадуллин Камил һәм Хөсәенов Ильдан тәкъдим итә. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм район этабында зур уңышлар телибез!
2026 елның 05 сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шекше авыл җирлегендә, Шекше авылының Сабантуй уздырыла торган урынында “Бал туе-2026” үткәрү планлаштырыла. Бал бәйрәменә көтеп калабыз!
Йорт янында үз куллары белән ясалган чәчәклекләр аеруча кадерле — аларга хезмәт һәм күңел җылысы салынган. Вак-төяккә кадәр уйланылган чәчәклек үсемлекләрнең гармонияле кушылуы белән сөендерә һәм участокка кабатланмас кыяфәт бирә. Мондый чәчәклекләрне карап, хуҗа көн саен үзенең тырышлык җимешләрен күрә һәм бу аеруча шатлык бирә.