1 сентябрь - яңа уку елы башлануны символлаштыручы бәйрәм. Бу көнне гадәттәгечә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үткәрелә, анда укучылар һәм аларның ата-аналары укытучыларны уку елы башлану белән котлыйлар, аларга чәчәкләр бүләк итәләр һәм бәйрәм чараларында катнашалар. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә Белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 68 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 2 укучы керде. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны котларга авыл җирлеге башлыгы, хакимият, мәгариф системасы һәм ҖЧ “Игенче” җәмгыяте вәкилләре килде.