ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Уен «Татарстанда иң яхшы яшьләр хәрәкәтләренең берсе – КВН- быел 30 еллыгын билгеләп үтә!». Казан шәһәренең "УНИКС" спорт комплексында 7 ноябрь көнне узган Чемпионнар кубогында тамашачылар күп санлы матур номерлар һәм онытылмас мәзәкләр бүләк иткән командаларының чыгышларын күрә алды! Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А.Хисмәтова, аккомпаниаторы Р. Н. Шәрипов) юбилей уенында катнашып, Зур алтын чемпионнар кубогына ия булган «Татар лигасы» командасы составында чыгыш ясады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлеге территориясен төзекләндерү

Тэги: Шекше авыл җирлеге

7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Алан-Елга авылы зиратында өмә

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлегендә суүткәргеч челтәрен төзекләндерү

Тэги: Шекше авыл җирлеге

17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

12-13 октябрь көнне Мәскәүдә илнең төп йөгерү вакыйгасы — 11 нче Мәскәү марафоны узды. Анда Алан Елга авылында яшәүче Рәмис Мисбах улы Фазылов та катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Алан-Елга авылында 80/20 программасы буенча төзелүче йортның эчке эшләрен эшләү дәвам итә.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Балтач МДСУ оешмасы көче белән Алан-Елга авылында юл төзекләндерү эшләре тәмам

Тэги: Шекше авыл җирлеге

1 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Сезнең өчен хөрмәтлеләребез!» дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Программа ике өлештән торды, беренчесендә «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Шекше мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерт куелды, ул З.Р. Әхмәтшина җитәкчелегендәге хореография коллективының дебюты белән тәмамланды. Тантананың икенче өлеше барлык чакырылган өлкән яшьтәге кешеләр өчен әзерләнгән бәйрәм өстәлләре артында дәвам итте. Кунаклар җырлар җырладылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, истәлекләре белән уртаклаштылар һәм чараны оештыручыларга-балалар бакчасы, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективларына, укучыларга, Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә, «Игенче»ҖЧҖ иганәчесенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Мәңге яшь күңел"дигән чәй эчү программасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, олы яшьтәгеләргә багышланган иде. Авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Раифовна җылы котлау сүзләре, сәламәтлек, озын гомер теләкләрен җиткерде. Бәйрәм "Акчарлак"Сәрдә балалар бакчасы белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар шатланып уеннарда, конкурсларда катнаштылар, төрле темаларга актив аралаштылар, яшьлек хатирәләренә чумдылар, гармун һәм тальян моңы астында халык җырларын башкардылар. Шуның белән тормышның дәвам итүен һәм теләсә кайсы яшьтә аның гүзәл һәм кызыклы булуын тагын бер кат исбатладылар. Өлкәннәр күтәренке кәеф, истәлекле бүләкләр белән таралыштылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Алан-Елга авылында яшәүче Сафиннар гаиләсе - алтын туй ияләре

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International