«Сатыш " командасы 2026 елгы сезонның ирләр командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Уңышлы традицияләрне дәвам итеп, коллектив районның Комлы мәйданчыкларында кабат Сатыш авыл җирлеген тәкъдим итә. 2025 елның алдагы сезонында команда лаеклы нәтиҗә күрсәтте, 3 нче урынны алды.
Сатыш авыл җирлеге район күләмендә үткәрелгән «Сабантуйга бирнә җыю» бәйгесендә 1 урын алды. Бирнә җыюда катнашкан барлык җирлек халкына рәхмәт белдерәбез.
7 июнь көнне Сатыш авылы янындагы болында авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары милли бәйрәмебез- Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәм традицион ярышлар һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Халык өчен концерт программасы белән авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең кульминациясе булып Көрәш буенча баш батырны билгеләү торды. Киеренке көрәштән соң, Сабантуйның абсолют батыры булып Гарипов Язнур Фәннүр улы калды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Сатыш авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
30-31 май көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
26 май көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Саба районыннан вәкил Хабибуллина Ландыш Вакыйф кызы , Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы бу истәлекле чыгарылыш көне белән котлады.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
Сатыш авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү Парадында хезмәт династиялары һәм хәрби машиналар парадында катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Районнан вәкил- Салимов И.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре, җирлек халкы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.