«Дуслык әйләнәсе» акциясе.

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә бөтен Россия «Халыклар бердәмлеге " көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.

Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Ул кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра.

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

дусның кулын алырбыз,

Зур илнең һәр әгъзасы,

Мин һәм син бергә булырбыз.

Барыгыз да әйләнә башлагыз-син минем дустым, мин синең дустың!

Бу юллар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында 2025 елның 5 ноябрендә «Саба балалар сэнгать мәктәбенең» рэсем һәм хореография бүлекләре укучылары белән үткәрелгән «Дуслык әйлән-бәйлән» акциясенең девизы булды. Укытучылары Газизова Г. Р. һәм Мөбәрәкҗанова А. З. балалар белэн   дуслыкның нәрсә икәнлеге, бөтен дөнья кешеләре үзара дус булсын, конфликтлар һәм сугышлар булмасын, илдә тынычлык, иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен, һәм бөтен халык бердәм гаилә булсын өчен ничек эшләргә икәнлеге турында фикер алыштылар. Дуслык һәм тынычлык турындагы күңелле җырлар астында балалар кэгазъдэ төрле халыкларның милли киемнәрен буядылар, аннары аларны плакатка ябыштырып, зур дуслык әйлән-бәйлән ясадылар. Һәм, әлбәттә, балалар үзләре дә дуслык әйлән-бәйлән уйнадылар, торле халык костюмнарын киделэр, күңел ачтылар, биеделәр, Россия халыкларынын уеннарын уйнадылар, дусларына елмаю бүләк иттеләр. Үткәрелгән чара шәфкатьлелек, дуслык, күңел игелеге, бер – береңне хөрмәт итү, үзара аңлашу, түземлелек-уңай аралашу, тынычлыкта һәм татулыкта бәхетле яшәү өчен кирәкле шартлар икәнен аңларга ярдәм итер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International