«Рурайам» кондитер компаниясенә сәяхәт

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Шекше төп мәктәбенең 1нче  һәм 3 нче класс укучылары сыйныф җитәкчеләре  Ханнанова М.Д. һәм Зиннатова Э.Ш һәм әти-әниләр белән берлектә, Кукмара шәһәрендә урнашкан кондитер әйберләре җитештерү буенча "Рурайам" компаниясендә кунакта  булдылар. Хезмәткәрләр  балаларны  «Воздушный Рурайам» һәм «Медовый Рурайам»тортларының ничек ясалуы белән таныштырдылар. Иң кызыклы мизгел безе катламнарын җыюда катнашу булды: балалар үзләрен кондитер ролендә сынап карадылар һәм бу процессның никадәр игътибар һәм төгәллек таләп итүен белделәр.  Ахырда һәркем "Рурайам"компаниясеннән бүләккә торт алды.  Балаларга бу очрашу бик ошады, һөнәр сайлау өчен тагын бер кызыксыну артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International