27 июль Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне дип игълан ителде. Фаҗигале дата 2022 елда Киев режимы тарафыннан 2014 елда башланган сугыш алып киткән балалар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан билгеләнгән. Бу көнне ел саен бөтен Россия буенча тематик акцияләр һәм чаралар уздырыла.
Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Гаилә елы дип игълан ителгән һәм 2008 елда билгеләп үтелгән.
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Россия буйлап сәяхәт итү" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- истәлекле бүләкләр бирелде.
Ел саен 8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр — үзен игелекле эшкә, аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртуга багышлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Яңа ел алды могҗизасы булды: учреждениене якты утлар һәм бәйрәм декорацияләре бизәде, ә бизәлештә үзәк урынны 2026 ел символы булган ат фигурасы алды.
27 ноябрьдә Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары әниләр көненә багышланган көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрделәр. Чараның максаты: әниләрегезгә рәхмәт һәм мәхәббәт хисләре формалаштыру, аларның тормышта әһәмиятен аңлау.
Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу искиткеч һәм күңелне нечкәртерлек бәйрәм. Нәкъ менә әни яңа тормышка башлангыч бирә. Әниемне игелек, наз һәм кайгырту чолгап алган. Шуңа күрә әниләр көне-әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Мин –Татарстан гражданины" дигән темага патриотик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты: «Закон», «Хокуклар һәм бурычлар» төшенчәләрен формалаштыру; балаларны республика символикасы: флаг, герб, гимн белән таныштыру; ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе, үз республикабызга мәхәббәт тәрбияләү.
Дәүләт бәйрәме- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигь булмаган балалар белән “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеена социаль хезмәтләрдән файдаланучы өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, алар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.