Патриотик акция

2026 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасы көне — 30 август уңаеннан Байлар Сабасында патриотик акция узды! Гаилә белән эшләү буенча белгеч Нәгыймова Миләүшә Сәмиулла кызы «беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары белән берлектә бистә урамнарына чыгып, халыкка бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Алар бергәләп триколор төсләрендәге тасмалар тараттылар — республикабыз тарихына һәм традицияләренә хөрмәт символы буларак. Мондый чаралар туган як өчен бердәмлек һәм горурлык хисен ныгытырга, яшьләрне социаль әһәмияткә җәлеп итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International