"Тормыш тамчысы" акциясе

2026 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бу көнне 2004 нче елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар искә алына. Террорчылык һөҗүме вакытында берничә йөз кеше, күбесе балалар, һәлак булды. Өч көн дәвамында алар бер тамчы сусыз әсирлектә тотылдылар. "Тормыш тамчысы" акциясе аша без һәркемне символик рәвештә, безнең арадан киткәннәргә, чәчәкләргә су сибеп су бирергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International