«Минем Ватанымның өч төсе» акциясе

2026 елның 21 августы, җомга

22 августта Россиядә рәсми рәвештә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Президент Указы белән 1994 елда билгеләнә һәм 1991 елның 22 августындагы тарихи вакыйгага багышлана. Ул вакытта Ак-зәңгәр-кызыл триколор беренче тапкыр Мәскәүдәге Ак йорт өстендә рәсми рәвештә күтәрелә, Совет Кызыл Байрагын алыштыра.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгече «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә, бу истәлекле көннән читтә калмадылар һәм Байлар Сабасы ш.т. бистәсендә яшәүчеләргә триколор тасмалар өләштеләр, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International