2025 елның 5-6 ноябрендә "Әйдә, бас!” проекты рамкаларында «Халык биюе: традицияләр һәм заманча тенденцияләр белән элемтә» темасына квалификация күтәрү курслары утте.
«Таткультресурсцентр» тарафыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә оештырылган әлеге проект бию сәнгатен тирәнтен ойрәнү өчен бөтен республикадан хореография коллективлары җитәкчеләрен һәм укытучыларын җыйды.
Бу ике көн бай һәм нәтиҗәле булды. Дәресләрне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагоглары алып барды:
Гарипова Раилә Мөхәммәтхан кызы-Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры. Раилә Мөхәммәтхан кызы "Минзәлә биюе" мисалында композициянең нечкәлекләрен ачып, балетмейстер эше серләре белән уртаклашты. Хатын-кызлар биюендә: пластика, кулларның нәфис хәрәкәте, техника һәм гәүдә, баш кую нечкәлекләре, шулай ук халык биюендә реквизитлар белән эшләүгә игътибар бирелде.
Мочалова Нинель Владимировна – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының элеккеге балет солисты, КазГИКның хореография сәнгате өлкәсендә югары аттестация комиссиясе доценты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-хореографы. Нинель Владимировна классик биюнең нигезләре буенча практик дәрес үткәрде, шулай ук сәнгатьнең бу төрен балалар өчен мавыктыргыч итү серләре турында сөйләде.
Хәметова Ләйсән Рәшит кызы-ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог - балетмейстеры. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе белән мастер-класс күрсәтте.
Хәметов Айрат Ринат улы-ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты. "Разбор полетов" кейс-сессиясен уздырды, биюләрдәге хаталарны төзәтү буенча тикшерү уткәрде һәм киңәшләр бирде .
Гущина Елена Геннадьевна-тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы доценты. Бию коллективында халык костюмы белән эшләү принципларын аңлатты.
Элеге курсларда "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нен хореография сыйныфы укытучысы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы катнашты һәм белем күтәрү турында таныклык алды.
Бу курс Татарстанның барлык хореография сәнгате үсешенә көчле этәргеч булыр дип өметләнәбез!