5 ноябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында әфганчы сугышчы Шәйдуллин Фердинанд Харис улы истәлегенә Ватанны саклаучылар елына бильярд буенча турнир булып узды. Чара «Хәтерлибез һәм горурланабыз» дип аталган тантаналы өлештән башланды . Турнирны ачып, Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы барысын да якташы Шәйдуллин Фердинанд белән горурланырга өндәде, катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ярышлар уңай, яхшы атмосферада узды.Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм күтәренке рух алды, бильярд сөючеләр өчен яхшы һәм тигез уен күрсәтте. Нәтиҗәдә көннең иң яхшы нәтиҗәсен 1-призлы урынны Гайнуллин Илназ күрсәтте. 2 нче урын-Мөхәрләмов Райнур. 3 нче урын Фәттахов Илшат Илдус улы. Иганәчеләргә һәм катнашучыларның барысына да рәхмәт