«Клоуннар балаларда кунакта» дигән күңел ачу-уен программасы үтте

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Клоуннар балаларда кунакта»- дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Чара бик күп яшь тамашачыларны җыйды, алар клоуннарның якты һәм шаян чыгышларын сокланып күзәттеләр. Клоуннар балаларның күңелен оста итеп ачтылар, аларны төрле уеннар белән гаҗәпләндерделәр. Алар балаларны шатлык һәм көлү атмосферасына җәлеп итте, һәр балага актив катнашу өчен шартлар тудырды. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Программа барлык катнашучыларга да уңай хис-кичерешләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International