ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре Россия Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.

Әлеге чараны үткәрү максаты-патриотик хисләр формалаштыру, Ватанны саклаучылар көненә һәм аның хәзерге җәмгыятьтә тоткан роленә багышланган бәйрәм оештыру тарихы турында күзаллаулар формалаштыру өчен уңай шартлар тудыру.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы министрлары,  Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы катнашты. 3,8 мең квадрат метр мәйданны биләүче 13 аудиторияле һәм 370 урынлы актлар залы булган мәһабәт бинага Рөстәм Нургали улы югары бәя бирде.    

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү һәм, гайлә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре белгечләре тарафыннан ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгын кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр дәвам ителә. Шулай итеп, 2019 елның 26 февралендә Сатыш һәм Юлбат авыл җирлегендәге әлеге категориягә кергән  яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату максатыннан әңгәмәләр уздырылды. Гаилә вәкилләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә инструктаж үткәрелде, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганда, балалар ут белән уйнаганда мөмкин булган нәтиҗәләр турында кисәтелде, мичләрне һәм электр үткәргечләрне төзек хәлдә тоту кирәклеге турында искә төшерелде. Гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләре,  районның ашыгыч ярдәм күрсәтү өлкәләре телефон номерлары язылган белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырылды.

26нчы февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., методист Шакирҗанова И.И. һәм библиограф Шамилова А.Р. Шекше авыл китапханәсе каршында оешкан "Ак калфак" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында катнаштылар.

21.02.19  Урта Нырты авыл клубында китапханә белән берлектә туган тел көне уңаеннан “Газиз туган телем”- дип исемләнгән интеллектуаль викторина һәм күргәзмә оештырылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

22февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл ветераны Сәйдә Бикмөхәммәт кызы  билгеләп үтте. Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, “Балкыш” үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

    Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Саба муниципаль районы Советы утырышы узды. Анда Саба муниципаль районының 2018 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

     Доклад белән Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннеханов, Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов һәм «ГафЭль» ҖЧҖ директоры А. Ф. Галимуллиннар чыгыш ясадылар.

    Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов үз чыгышында район эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

    Рөстәм Нургалиевич «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном учреждениесендә һәм «Saba-Арена» универсаль спорт комплексында булды, Саба муниципаль районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм урта мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Чараларда ир-егетләр төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Хатын-кызлар аларны матур концерт номерлары белән уеннарга рухландырып торды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

КФХ Әхмәтов Р. Г. үзенең сөт комплексында: сөт, сыер мае, эремчек, әче сөт эшләнмәләре җитештерә.

Тэги: Икътисад бүлеге

23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки алар күңелләре белән  туган ил, ватан, гаилә, дуслар һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар сакчысы. 23 февраль көнне Тимершык авыл авыл җирлегенә кергән барлык авыл клублары һәм мәдәният йорталында ир-атларга багышланган «Ватанны саклаучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм чаралары узды.   Чыгыш ясаучылар катнашучыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, бәйрәм чарасы җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм күңелле чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте. 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International