ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2026 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә ел саен Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар оештырыла. Ярышларда 3 команда катнашты. Җиңүче булып Олы Кибәче урта мәктәбе командасы танылды, 2 нче урында-әниләр командасы, 3 нче урында-студентлар командасы. Барлык командалар да матур, бердәм уен күрсәттеләр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чәй эчү чарасы оештырылды. Җирлек башлыгы А.К. Сафин барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылы мәчетендә сыйныфташлар Газизов Азат, Гәрәев Айрат, Газизуллин Фәнис һәм Шәкүров Рәмзил ел саен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе оештыралар. Имам-хатыйб Рәис хәзрәт  вәгазьләр һәм Коръәннән сүрәләр укый. Аннары мөэминнәр тәмле татар ашы һәм башка тәмле ризыклар белән сыйланалар. Бу оештыручыларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды.Балалар ике командада көч сынаштылар. Ярышлар каршылыклар полосасы, тизлеккә узышу, күрсәтмә конкурслар, хәрби әзерлек рәвешендә узды. Жюри әгъзалары төрле вакытта Әфганстанда, Чечняда һәм Украинада хәрби операцияләр үткән хөрмәтле кунаклар булды.Алар егетләрнең чыгышларын югары һәм гадел бәяләделәр. Музыкаль номерлар һәм кызларның эмоциональ ярдәме бәйрәмне онытылмаслык итәргә ярдәм итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан яшьләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 5 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - Олы Кмбәче, 2 урын - Олы Мишә, 3 урын - Төбәк, 4 урын - Кече Кибәче, 5 урын - мәктәп. Матур, оешкан уеннары өчен егетләргә рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылы мәчетендә Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә, елдагыча азан әйтүчеләр бәйгесе оештырылды. Анад алда язылган 37 бала катнашты. жюри рәисе- Казаннан Коръән хафизләр әзерләү үзәге җитәкчесе, шәригать фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов иде. Җиңүче балаларга ңипломнар, истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына волейбол ярышы узды. Уеннарда 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:1 урын- Студентлар; 2 урын; Олы Кибәче; 3 урын- Кече Кибәче; 4 урын- мәктәп командасы. Егетләр матур, оешкан төстә уен күрсәттеләр. Олы Кибәче 1әм Кече Кибәче командалары егетләре уен өчен бирелгән акчаларны МХО га ярдәм итеп тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Кече Кибәче авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган "Җәлилгә Хат" исемле әдәби квиз үткәрелде. Чарада Саба районы китапханәчеләре, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары катнашты. Квизда 8 команда көч сынашты. Әдәби кичә һәркемгә ошады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Россия чаңгы юллары-2026" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә чаңгы ярышы булды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты. Призлы урыннар алучыларга җирлек башлыгы исеменнән грамоталар тапшырылды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Янгын гидрантларын тиешле хәлдә тоту янгын куркынычсызлыгы өчен мөһим. Кар күп яву сәбәпле,  аларның янына килүе кыенлаша. Шуңа бәйле рәвештә, Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә янгын гидрантлары кардан чистартылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International