ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Төбәк авылы мәчетендә Шәяхмәтовлар гаиләсе, Гаилә елына карата, гаиләләр өчен ифтар мәҗлесе оештырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Саба" ҖЧҖ җитәкчелеге Олы Кибәче авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән кулдан токмач кисү оештырдылар. Бу гуманитар ярдәмне авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин Сабадагы штабка илтеп тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә язгы көн белән төн тигешләшкән көнне-Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Төрки халыклар календаре буенча бу көн яңа ел башлану да булып санала. Көннең салкынча булуына карамастан, килгән халык төрле күңелле уеннар уйнады, куңел ачты, концерт номерлары карады. Соңыннан тәмле пылау белән сыйландылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22
март, 2024 ел
җомга

Олы Кибәче урта мәктәбендә "Беренчеләр хәрәкәте" беренчел оешмасының чираттагы утырышы булды. Хәрәкәтнең рәисе Дәүлиева Зилә  һәм юнәлешләрнең җитәкчеләре алдагы атнага эш планнары турында киңәшләштеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчетендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым ифтар мәҗлесләре оештырылды. Бу мәҗлесләрнең иганәчеләре шушы авыл егетләре- Газизуллин Фәнис Рәис улы, Гәрәев Айрат Рәис улы һәм Шәкуров Рәмзил Рифкать улы.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

12
март, 2024 ел
сишәмбе

Кулинария ризыклары әзерләү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр Гайнетдинова Айсинә һәм Ризова Фәридә Олы Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашуда булдылар. Алар балаларга пирожныйлар ясау һәм бизәү буенча мастер-класс күрсәттеләр, уңышларының серләре белән бүлештеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11
март, 2024 ел
дүшәмбе

9 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка студент кызлар командасы ия булды. 2 нче урында Олы Кибәче урта мәктәбе командасы, 3 урын- Олы Кибәче, 4 урын Кече Кибәче командасы.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Кече Кибәче авылында яшәүче, 5 бала анасы Шәвәлиева Гүзәлия Фидаил кызы "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Медальне аңа Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган танатаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8 март көнне Кече Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Язлар матур гүзәл затлар белән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Хатын-кызлар кул эшләре, камыр басу, өстәл бизәү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында төгәлләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International