7 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм балаларның Сабантуй мизгелләрен чагылдыру элементлары белән биюләрдән башланып китте. "Сәрбиназ" ансамбле Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкарды. Быелгы чәчү кампаниясенең кыр батырлары бүләкләнде. Җитәкчеләр бәйрәмдәге халыкны тәбрикләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Сабантуйны алып баручы Таһир Гайнуллин уеннарны күңелле итеп оештырды. Җырчылар Сөмбел Билалова, Илназ Гарипов, Гөлназ Муллахметова, Лилия һәм Илнар Гайнуллиннар матур җырлары белән чыгыш ясадылар.Сабантуйның кульминацион ярышы булган татарча көрәштә Төбәк авылы егете Мөхәммәд Исмагилов абсолют батыр булды.Барлык уеннарда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә авыл халкыннан җыелган бирнәләр, спонсорлар ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды.