Бәйрәм кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә «Нәфис-косметикс» компаниясеннән бүләкләр, җитәкчеләр исеменнән открыткалар һәм сертификатлар тапшырылды. Район һәм республика җитәкчелеге ветераннарны онытмады, аларның һәркайсы лаеклы игътибар һәм бүләкләр алды. Җирлектә нибары ике ветеран яши. Без ветераннарга батырлыклары һәм җиңүгә керткән өлешләре өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның тарихы һәм тәҗрибәсе — киләчәк буыннар өчен бәһасез мирас.