Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Хәтер бакчасы»акциясендә актив катнаштылар. Әлеге чара кысаларында алар 20 чыршы үсентесе утырттылар. «Хәтер бакчасы " акциясе Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауга юнәлдерелгән. Агач утырту-хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә территорияне яшелләндерүгә дә өлеш кертү. Без Олы Кибәче урта мәктәбе укучыларына һәм педагогларына акциядә катнашулары һәм табигатьне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар яшьләрдә әйләнә-тирә мохиткә һәм тарихи вакыйгаларга сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә.