Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 8 апрель көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер – Арикиева Рушания белән «Безнең юл-сәламәт яшәү рәвеше» тематик сәгате үткәрелде.
26 март көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Без наркотикларга каршы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләргә һәм яшьләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына зарарлы йогынтысы, наркотиклар кулланучыны нәрсә көтә, наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр.
Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 23 март көнне "Нәүрүз бәйрәм" бәйрәмен үткәрү өчен Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре бүләкләр җыю оештырдылар. "Дәрә җыю" - Нәүрүз алдында оештырылган борынгы традиция.
23 мартта Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан яшүсмерләр өчен үткәрелгән мәгълүмати-танып белү сәгате «Без СПИДка каршы " дип атала иде.
8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне күптән инде яз, нәфислек һәм кешелекнең гүзәл яртысына игътибар символына әверелде. Хәзерге Россиядә 8 Март иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала.
8 март көнне Чәбия-Чурчи авыл клубында"Ягез әле, әниләр"конкурсы булып үтте.
Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Язлы Арташ һәм Урта Нырты авыл клублары белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган зур концерт булды.
Урта Нырта авыл клубында "хатын-кызларга мәхәббәт бүләк итегез"дигән бәйрәм чарасы узды.
Урта Нырта авыл клубында Ватанны саклаучылар елына багышланган "Яраннар чәчәк аткан" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |
7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |