21.02.19 Урта Нырты авыл клубында китапханә белән берлектә туган тел көне уңаеннан “Газиз туган телем”- дип исемләнгән интеллектуаль викторина һәм күргәзмә оештырылды.Чара иң элек Г.Тукайның «Туган тел» җырын бергәләп җырлау белән башланып китте,аннан ике төркем -Зирәкләр һәм Тапкырлар алты турда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә “дуслык ” җиңде.Аннан соң халкыбызның җырлы- биюле уеннары оештырылды .(“Назалы,”Гөлбану”,”Биш парлы”һ.б).Катнашучыларга кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырылды. Олы Нырты авыл җирлеге.