Бүген  Иске Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерында, "Яшьлек" профильле сменасы эшли башлады.

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

Биредә 90 бала ял итәчәк. Алар  “Яшьлек” яшьләр үзәгенең спорт түгәрәкләренә йөрүче, актив һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар. Лагерь ачылышының иң зур кунаклары Дәүләт думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон белән Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов  булды. “Без дә  яшь вакытта лагерьга йөрдек, әмма безнең мондый яхшы мөмкинлекләр юк иде”,- диде Илья Вольфсон, лагерьда балаларга ял итәр  өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуына басым ясап. Район башлыгы Рәис Нургали улы балаларга хәвеф-хәтәрсез, матур ял итеп кайтуларын теләде. Лагерь ачылу тантанасы, күмәк флешмоб бию, концерт номерлары белән үрелеп барды.  Балаларны алдагы көннәрдә кызыклы очрашулар, уеннар, экскурсияләр көтә. Аларга күңелле яллар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International