ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.

Сатыш мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләренең Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы булып үтте.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

24 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында   шәхси-команда ярышлары узды (Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре).

      22нче февраль көнне Байлар Сабасының спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән спорт бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Үрнәк алырдай кешеләребез бар!” дип исемләнгән Әтиләр бәйрәме узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23 февраль көнне Тенеки авыл клубы каршында эшләп килүче “Адым” клуб берләшмәсе белән берлектә Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай" дип исемләнгән комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.
 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

24 февраль көнне «Зиләйлүк” фольклор коллективы Казан шәһәренә барып  “Татарстан- Яңа гасыр” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштылар. Төп катнашучылар Саба район радио телевидение журналистлары катнашты. Безнең коллектив тамашачы гына булып түгел, катнашучыларга “яклаучы группа” булып җырларны башкаруда булыштылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Уенчык-декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе, ягъни безнең көнкүрешне бизәп торучы сәнгать. Гордеева Г. җитәкчелегендә балалар «папье-маше» техникасында бүләкләр һәм интерьер өчен сувенирлар ясадылар. Уенчыклар ясау- четерекле, мавыктыргыч һәм  осталык таләп итә торган хезмәт. Бүләкләр бик матур килеп чыкты.

 

22 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Тулган ай» фольклор ансамбле катнашында «Есть такая профессия − Родину защищать!» − дип исемләнгән тематик концерт булды. Бу бәйрәм чарасы Ватанны саклаучылар көненә һәм эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Чара танылган татар һәм патриотик җырлар, халык биюләре һәм театр куелышлары белән үрелеп алып барылды. Ахырында «Тулган ай» фольклор ансамбле җитәкчесе − М. А. Галиева барлык ир-атларны Кызыл Армиянең Җиңү бәйрәме белән котлады. Тамашачылар көчле алкышлар белән рәхмәт йөзеннән җавап бирделәр.


24
февраль, 2019 ел
якшәмбе

23 һәм 24 февраль көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г. Тукай премиясе Лауреаты, КазГИК завакалистларының профессоры Ганиева Винера Әхәт кызының, VI Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалистлары конкурсы узды. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы вокал бүлеге укучылары (укытучылары Харрасова Лилия Альберт кызы) катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International