“Үрнәк алырдай кешеләребез бар!” Әтиләр бәйрәме

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Үрнәк алырдай кешеләребез бар!” дип исемләнгән Әтиләр бәйрәме узды.

Әтиләр  “Хоккей”,  “Әтәчләр” , “Утраулар”,  “Гәүдәне күтәрү”, “Иң тапкыр әти”, “Уңыш җыю”, “Иң кыйммәтле әти”, “Аркан тарту”  бәйгеләрендә үзләренең җитез, көчле, кыю булуларын расладылар.

Балалар   әтиләрнең уңышларына сөенеп, аларга көч биреп тордылар, ә әниләр искиткеч җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәркем яхшы кәеф, бик матур тойгылар алды!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International