Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты

2026 елның 8 мае, җомга

8 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 81 еллыгына багышланган тантаналы концерт булды. Концертта Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары, "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  һәм авыл халкы катнашты.

   Балалар шигырьләр укыдылар, Ватан өчен көрәшүчеләргә һәм җиңүчеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Без бабаларыбыз һәм әбиләребез кылган батырлыкны без беркайчан да онытмаячакбыз. Безнең бүгенге тормышыбыз өчен көрәшкән һәм бу тормышның безгә нинди бәя белән эләгүен без һәрвакыт истә тотачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International