8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халкыбызның Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәме узды.
Авыл халкына котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы, Саба муниципаль районы хакимияте вәкиле мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
Митингта катнашучылар сугыш кырларында һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Һәйкәлгә Хәтер веноклары салынды.