ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

      22нче февраль көнне Байлар Сабасының спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән спорт бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Үрнәк алырдай кешеләребез бар!” дип исемләнгән Әтиләр бәйрәме узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23 февраль көнне Тенеки авыл клубы каршында эшләп килүче “Адым” клуб берләшмәсе белән берлектә Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай" дип исемләнгән комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.
 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

24 февраль көнне «Зиләйлүк” фольклор коллективы Казан шәһәренә барып  “Татарстан- Яңа гасыр” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштылар. Төп катнашучылар Саба район радио телевидение журналистлары катнашты. Безнең коллектив тамашачы гына булып түгел, катнашучыларга “яклаучы группа” булып җырларны башкаруда булыштылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Уенчык-декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе, ягъни безнең көнкүрешне бизәп торучы сәнгать. Гордеева Г. җитәкчелегендә балалар «папье-маше» техникасында бүләкләр һәм интерьер өчен сувенирлар ясадылар. Уенчыклар ясау- четерекле, мавыктыргыч һәм  осталык таләп итә торган хезмәт. Бүләкләр бик матур килеп чыкты.

 

22 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Тулган ай» фольклор ансамбле катнашында «Есть такая профессия − Родину защищать!» − дип исемләнгән тематик концерт булды. Бу бәйрәм чарасы Ватанны саклаучылар көненә һәм эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Чара танылган татар һәм патриотик җырлар, халык биюләре һәм театр куелышлары белән үрелеп алып барылды. Ахырында «Тулган ай» фольклор ансамбле җитәкчесе − М. А. Галиева барлык ир-атларны Кызыл Армиянең Җиңү бәйрәме белән котлады. Тамашачылар көчле алкышлар белән рәхмәт йөзеннән җавап бирделәр.


24
февраль, 2019 ел
якшәмбе

23 һәм 24 февраль көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г. Тукай премиясе Лауреаты, КазГИК завакалистларының профессоры Ганиева Винера Әхәт кызының, VI Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалистлары конкурсы узды. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы вокал бүлеге укучылары (укытучылары Харрасова Лилия Альберт кызы) катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 нче феврал көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” нең “ЯШЬ ГВАРДИЯ” се иҗтимагый оешмасы, Яшьләр һәм спорт бүлеге инициативасы белән яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган киберфутбол буенча ярыш булып узды. Әлеге чарада 14-30 яшь Саба, Арча, Балтач районнарыннан 32 киберфутболчы катнашты. Ярыш олимпия системасы буенча узды.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген, 23 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында   шәхси-команда ярышлары узды (барлык предприятиялар, оешмалар һәм учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр )

Кадерле Ватанны саклаучылар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы көчләр ветераннары,
сугышчы-интернационалчылар, курсантлар һәм илебезнең булачак сакчылары!


Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Әлеге бәйрәм –тарихыбызда гаять үзенчәлекле. 23 февраль көнне без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче Русия хәрбиләренә хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебезнең рәхмәт сүзләребезне Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучыларга җиткерәбез.

Үз йортыңны саклау –тәүге бурыч, аны үтәү - һәркем өчен намус эше. Нәкъ менә шуның өчен 23 февраль гомумхалык бәйрәменә, көчле рухлы, батыр, кыю кешеләр бәйрәменә әверелә бара.Безнең территориядә яшәүче теләсә кайсы кеше – хәрби вазифасын үтәүчеме ул яисә тыныч тормышта хезмәт куючымы – иң беренче чиратта, үз Ватанының Сакчысы.

Ватанны саклаган яисә бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телим. Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International