Яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган киберфутбол буенча Турнир

2019 елның 24 феврале, якшәмбе

24 нче феврал көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” нең “ЯШЬ ГВАРДИЯ” се иҗтимагый оешмасы, Яшьләр һәм спорт бүлеге инициативасы белән яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган киберфутбол буенча ярыш булып узды. Әлеге чарада 14-30 яшь Саба, Арча, Балтач районнарыннан 32 киберфутболчы катнашты. Ярыш олимпия системасы буенча узды.

Чараның нәтиҗәләре буенча, җиңүче итеп Сабадан районыннан Каримуллин Булат танылды, ә 2, 3 һәм 4 нче урыннарны Балтач районыннан Замалиев Алмаз, Саба районыннан Галимзянов Ильнур һәм Батыршин Дамир  бүлештеләр. Алар “Азимут” спорт кибетеннән сертификатлар һәм диплом белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International