Гаҗәеп кар бабай!

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Кыш безне күптән көтелгән кар белән сөендерде. Һава торышы Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасының өлкән төркеме балаларына кар бабай ясау өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Көн матур, кар тиз ябыша - тагын ни җитми.

Барысы да бергәләп эшкә керештеләр. Балаларның барысына да бик күңелле иде. Алар шау-гөр килделәр һәм рәхәтләнеп уйнадылар. Беренче эш итеп балалар зур кар өемен тәгәрәттеләр. Моның өчен күп көч куярга туры килде. Берүзең генә берничек тә булдыра алмыйсың, ә менә бергә-була. Менә нинди кар бабай килеп чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International