«Террорчылыкның киләчәге юк» темасына әңгәмә

2026 елның 19 мае, сишәмбе

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау кысаларында 2026елның 18 маенда «Террорчылыкның киләчәге юк» темасына әңгәмә үткәрелде. Чарада шахмат буенча укытучылар Кәримов Равия Рәфгалиевна һәм Мөхәммәтова Сирина Раилевна балаларга террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчылар оешмасына очраганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара барышында «террорчылык», «теракт», «экстремизм», «террорчы» кебек сүзләр төшенчәләре һәм террорчылык актларын башкарырга теләк тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм тоткынлыкка эләккән очракта үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында да сөйләнелде, аерым игътибар экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышка бирелде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, презентация слайдын зур игътибар белән карадылар. Чарада катнашучылар бары тик толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына террорчылыкны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International