2026 елның 18 маенда Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәк бөтенроссия этаплары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Олимпиадаларга әзерләүче укытучылар һәм укучылар мәктәпнең рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укытучыларга аларның хезмәтләре, яшь буынны тәрбияләү эшенә бирелгәнлекләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Укучыларыбызга киләчәктә уңышлар теләп калабыз.