Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Сандугач-Соловей» Халыкара вокалчылар конкурсында җиңүчеләр

2019 елның 24 феврале, якшәмбе

23 һәм 24 февраль көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г. Тукай премиясе Лауреаты, КазГИК профессоры Ганиева Винера Әхәт кызының, VI Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалистлары конкурсы узды. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы вокал бүлеге укучылары катнаштылар (укытучылары Харрасова Лилия Альберт кызы).

Безнең барлык катнашучылар да 24 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының зур концерт залында узган бүләкләү тантанасына чакырылдылар. «Тамчы» вокаль ансамбле һәм Нуриева Наилә I дәрәҗә Лауреат дипломнары белән бүләкләнде, Гарипов Динар II дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде, шулай ук җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.                      

Конкурста җиңүчеләрне һәм укытучыларын котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International