ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2019 ел
шимбә

22 февральдә Лесхоз мәдәният йортының “Амәнәт” халык театры район мәдәният йортында «Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен сәхнәләштерде. Бу - яхшы әсәр, күпме еллар үтсә дә ул хәзер дә актуаль. Аны мәктәп балаларына күрсәтсәң, отышлы булыр иде. Чөнки Миргаян кебек малайлар бүген дә бар. Алар сәхнәдән үзләрен күрерләр иде. Миргаянның ихтыяр көче, тырышлыгы – күпләргә үрнәк. Миргаян үз әнисе Дилфүзәне, ташлап китеп, аңа никадәр авырлыклар, кынлыклар тудырганы өчен гафу үтенергә мәҗбүр итә. Ләкин һәр кеше үз эшләре, кылган гамәлләре алдында иртәме-соңмы җавап бирергә, хисап тотарга тиеш. Миргаян тапканын түгел, бакканын үз әнисе итеп сайлый. Бу гадәти генә спектакль түгел, бала кырыс дөньяда мәрхәмәтле, кешелекле булып кала. Тормыш сынауларына бирешми, катлаулы хәлләрдә югалып калмый үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.


22
февраль, 2019 ел
җомга

21 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгенеңдә “Созвездие-Йолдызлык-2019” республика конкурсының район туры булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

      Соңгы елларда юлларда машина  хәрәкәте һәм шуның нәтиҗәсендә  балаларның юл-транспорт һәлакәтенә  юлыгу куркынычы  арта. Шуңа да  кечкенәләрне юлда, урамнарда үзләрен  тоту кагыйдәләренә  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениеләрендә үк өйрәтү максат итеп куелган. Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында шушы юнәлештә даими эш алып барыла.

Тэги: ЮХИДИ

21 нче февраль көнне Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Ягез әле, егетләр!"  конкурсы узды.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

2019 елның 18 февралендә Байлар Сабасында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП араларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты ачылды.

Мичән төп мәктәбендә, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы булды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан , 2019 нчы елның 22 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә , хәрби патриотик чара үткәрелде.

    Ватанны саклаучылар көненә багышлап  Район  китапханәсенең уку залында  " 23 февраль - ир-атларны котларга вакыт " исемле патриотик сәгат уздырылды. 

22 февральдән «Мишә дулкыннары» әдәби клубы яңа эшләү форматы алды. Бүгенге көннән ул «Мишә дулкыннары» әдәби мәйданы исемен йөртәчәк.

Хөрмәтле бүлек җитәкчеләре, начальниклары!

Сезне 2019 елның 25 февралендә район мәдәният йортына Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннеханов катнашында район Советының хисап утырышына (сессиягә) чакырабыз.

Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана, алдан 9.30 сәгатьтә килүегезне сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International